Күңел тулган [Küñel tulgan] lyrics

Songs   2024-10-05 05:21:06

Күңел тулган [Küñel tulgan] lyrics

Һәр көнне уянып иртән

Тыңлыйм сандугач моңын

Ул да сөя, яратадыр

Каршылый җырлап таңын

Күңел тулган синең белән

Арта, ташый, ярыла

Яшим куанып, бәгърем

Син дөньяларда барына

Мин синең белән канатлы

Күңелем - моңнар дәрьясы

Мин синең белән бәхетле

Матур шуңа да дөньясы

Гомеребез үтсен бергә

Дәртле моңга уралып

Яшик сагынып, сагындырып

Бер беребездән җылы алып

See more
Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Copyright 2023-2024 - www.lyricf.com All Rights Reserved