Нигә генә [Nigə genə] [English translation]

Songs   2024-05-12 15:43:39

Нигә генә [Nigə genə] [English translation]

Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм,

Берничектә күңелемне юата алмыйм.

Нишлим икән, кая барыйм, кая китим,

Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим.

Нигә болай, нигә болай булды икән,

Нигә генә сөю гөле сулды икән?

Кем гаепле, синме, минме, мәхәббәтме?

Нишләтергә газап булган мәхәббәтне?

Мең сорауга бер җавап юк, башым җитми,

Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми,

Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән?

Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм.

See more
Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Copyright 2023-2024 - www.lyricf.com All Rights Reserved