Гүзәл бакча [Güzəl baqça] [Russian translation]
Гүзәл бакча [Güzəl baqça] [Russian translation]
Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең,
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?
Кайткан чакта юлларыма чыгып
Ак каеннар каршы алалар,
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.
Кайтыйм әле тагын авылыма,
Алсу таңнар сызылып атканда
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Тик син диеп
See more