Синсез үтте гомерем [Sinsez ütte gomerem] lyrics
Синсез үтте гомерем [Sinsez ütte gomerem] lyrics
Кулларыма алып аккош каурыйларын
Су буйларын урап әйләнәм.
Дөнья моңга чумган, аңа ниләр булган,
Нигә сагыш калган җәйләрдә?
Әле гомер озын, кайчан да бер
Очрашырбыз диеп йөрдем мин.
Әй сызлый ла күңел, әй әрни лә йөрәк -
Синсез үткән икән гомерем.
Кулларыма алып аккош каурыйларын
Тагын чумам моңсу уйларга.
Кинәт-кинәт өзелеп, бер-бер артлы тезелеп
Яфраклар коела юлларга
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Яратып карасаң
See more








