Исләреңә төшәрмен бер [Isləreñə töşərmen ber] lyrics
Исләреңә төшәрмен бер [Isləreñə töşərmen ber] lyrics
Уянып китәрсең дә бер
Төшләреңә мин кереп,
Өзгәләнер үзәкләрең.
Ни югалтканыңны белгәч,
Туя алмассың үкенеп.
Исләреңә төшәрмен бер,
Йөрәгең янар әле.
Мәхәббәтем сиңа шулай
Юлларын табар әле.
Исләреңә төшәрмен бер,
Җырларымны тыңларсың,
Өзгәләнер үзәкләрең.
Кешегә сиздермәсәң дә,
Җаның белән еларсың.
Эзләп китәрсең таңнарда
Бергә йөргән эзләрне,
Өзгәләнер үзәкләрең.
Кире кайтара алмассың
Миңа әйткән сүзләрне
- Artist:Guzel Urazova
See more








