Исән генә йөр, кадерлем [Isən genə yör, qaderlem] [Russian translation]
Исән генә йөр, кадерлем [Isən genə yör, qaderlem] [Russian translation]
Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын.
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың.
Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.
Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне,
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.
Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә таба алмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне,
Яннарыңнан китеп югалмам
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Яратып карасаң
See more